Республиканский фонд «Возрождение» поздравляет Государственного Советника Республики Татарстан Минтимера Шариповича Шаймиева с Днем рождения

20 января 2024 г., суббота

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Сезне, дөньяга китергән Әти-Әниегезгә рәхмәт йөзеннән баш иеп, матур Туган көнегез белән котлыйбыз.

Татарстанның усеше, уңайлы узгәрешләре, катлаулы заманда мөстәкыйльлегебезне саклап калу – барсы да Сезнең тормыш юлы белән тыгыз бәйле.

Күпьяклы тәҗрибәгез, нык рухыгыз, киң күләмле белемегез ярдәмендә халкыбызны берләштереп Татарстанны зур казанышларга ирештердегез.

2023 елда зур көчегез, абруегыз ярдәме белән Татарстанда дуртенче объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Зур хөрмәткә лаек Олы җитәкче булуга карамастан, Сез һәрвакытта гади халыкның тормышы турында кызыксынуыгыз, үзегезнең кешеләрне яратуыгыз белән безгә гаҗәеп үрнәк булып торасыз.

Сезгә Бик Зур Рәхмәт хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Яңа уй-теләкләрегез, куелган максатларыгыз тормышка ашсын. Сезгә нык сәламәтлек, шатлыклы вакыйгалар, якыннарыгызның җылысын, халкыбызның мәхәббәтен тоеп бәхетле гомер итүегезне телибез.

 

Татарстан Республикасының «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Фонды исеменнән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International