Республиканский фонд «Возрождение» поздравляет Государственного Советника Республики Татарстан Минтимера Шариповича Шаймиева с Днем рождения

20 января 2023 г., пятница

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Сезне ихлас күңелдән матур туган көнегез белән котлыйбыз!

Тормыш юлыгыз Республика белән тыгыз бәйләнгән, ул сезнең эш дәверендә сәяси, икътисади, социаль, рухи һәм мәдәни яктан зур адымнар белән алга атлады.

Соңгы унике ел дәверендә дә бүгенге һәм киләчәк буыннарга Сез зур тарихлар бүләк иттегез: яңартылып Болгар шәһәре калкып чыкты, Зөя утрау шәһәре үзенең чын йөзен ачты, халкыбызга Мәчет, Собор ишекләре ачылды. Шулай ук мәдәни, тәрбия өлкэсендәге тирән уйлаган проектларыгыз тормышка матур эзләр салып бара.

Сезнең олы хезмәтегез хакында Татарстанның объектлары ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелеп Дөнья күләмендә танылды.

Сезгә хас булган көчле дәрт, нык рухыгыз, киң күләмле белемегез, карарларны алдан үлчәп зирәклелегез белән кабул итүегез, гади кешеләр турында даими кайгыртучанлылыгыз – барсы да тирән ихтирам уята һәм рәхмәт әйтеп барсы өчен дә баш иябез.

Сезнең үрнәк – безнең өчен зур тәрбия. Сезгә киләчәктә нык сәламәтлек, уй-ниятләрегезнең илһам юлдаш булып тормышка ашуын, тормыш юлы якты төсмерләргә, күңел вакыйгаларына, якыннарыгызның һәм халкыбызның мәхәббәтенә, игътибарына бай булсын.

Татарстан Республикасының «Яңарыш-Возрождение» тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Фонды исеменән.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International